Сирматов Индус Фатихович (1937-1986) 

Татарский писатель-прозаик, драматург, поэт, Заслуженный работник культуры Татарской АССР, Лауреат Республиканской премии журналистов имени Хусаина Ямашева.

Родился 11 марта 1937 года в деревне Чиялек Актанышского района Татарской АССР. С детства знаком с татарской литературой. Учился сначала в родной деревне, потом в соседней деревне Чурукай.

1954 год  после окончания средней школы поступает в Елабужский педагогический институт на факультет татарского языка и литературы.

1959 год  окончил институт и работал заведующим отделом редакции газеты Апастовского района «Бригадир».

1961-63 годы  первый секретарь райкома ВЛКСМ.

1963 год  переходит на работу на татарское телевидение, с которым связана вся его дальнейшая творческая деятельность. Долгие годы работает старшим редактором литературно-драматической редакции, позже возглавляет редакцию художественных передач.

1979 год  окончил Ленинградскую высшую партийную школу.

1993 год  член Союза писателей Татарстана.

1990-97 годы  главный редактор художественного вещания.

1997-98 годы  заведующий творческо-производственного отдела «ФИКЕР (Мысль)».

Умер в 1986 году.

 

 

***

Язучы-прозаик Индус Фатих улы Сирматов 1937 елның 11 мартында Татарстанның Актаныш районы Чиялек авылында укытучы гаиләсендә туа. Индус белемнең, китапның кадерен белгән зыялы гаиләдә кечкенәдән үк татар язучыларының әсәрләре белән таныша. Әүвәл туган авылында, аннары берникадәр вакыт күрше Чуракай авылы мәктәбендә укып, 1954 елда Байсар урта мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтының тел-әдәбияг факультетына укырга керә. Институттан соң Апае районында чыга торган «Бригадир» газетасы редакциясендә бүлек мөдире, соңрак комсомолның Апае райкомы беренче секретаре булып эшли. 1963 елда Казан телевидениесенә эшкә килә, һәм шуннан соң И.Сирматовның бөтен хезмәт юлы телевидение студиясе белән тыгыз бәйле. Биредә ул озак еллар әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли, соңга таба аңа телестудиянең нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифасын йөклиләр.

Күпчелек яшьләрг ә хас булганча, Индус та урга мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый -— шигырь язу белән мавыга. Институт елларында алар бергәләшеп «Әдәби Алабуга» дигән җыентык та бастырып чыгаралар. Шулай да Индус Сирматовның киләчәктәге әдәби иҗат йөзен шигърият түгел, ә проза жанры һәм телевизиогг драматургия билгели. Язучылар берлегенә дә ул шушы жанрларда эшләүче автор буларак кабул ителә.

И.Сирматов — дистәләгән хикәя һәм берничә повесть («Офыкның аръягында», «Керәшен кызы», «Ак бишек», «Муллагали ни күргән?» һ.б.) авторы. «Муллагали ни күргән?» повестенда, «Шанхай бүреге», «Соңгы куян», «Мичче Гата», «Хәзинә эзләүчеләр» кебек хикәяләрендә язучы тормыш күренешләрен һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җиңелчә көлү-гомор аша гәүдәләндерә. «Ләйсәннең бер көне» повесте, «Иван Шишкин картинасы», «Сукмакларда үсә колмаклар», «Тимер иләк, төпсез чиләк» кебек хикәяләрендә исә вакыйгалар балаларның уй-хисләре*һәм күңел кичерешләре аша тасвирлана.

И.Сирматовньг татар әдәбиятында телевизион драматург ия жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе дияргә мөмкин. Аның пьесалары яки сценарийлары буенча куелган «Ялгыз учак» (1994), «Сугышның ике көне» (1995), «Яңа фатир» (1996) телевизион спектакльләре, «Солдатка китте егет» (1968), «Йөрәкләрдә эз калдырып» (1995), «Тормышым минем - театр» (1997), «Тарих башы ерак гасырларда» (1997) кебек документаль телефильмнар, Нәкый Исәнбәтнең фольклор әсәрләренә нигезләнәп эшләнгән унике серияле «Мырау батыр», Мәхмүт Хәсәнов романьг буенча куелган җиде серияле «Язгы аҗаган», Ибраһим Гази трилогиясе буенча 

төшерелгән «Онытылмас еллар» телевизион спектакльләре әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.

Индус Сирматов — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе.

И.Сирматов — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы.


Творчество

Первые пробы пера у него, как и у большинства молодежи, происходят ещё в школьные годы. Появляются и первые стихи. В студенческие годы печатаются его первые произведения в сборнике «ӘДӘБИ АЛАБУГА (Литературная Елабуга)». Но, как выясняется позже, его основной конёк не поэзия, а проза и телевизионная драматургия.
Проза:

  • «ОФЫКНЫҢ АРЪЯГЫНДА (Горизонты Заречья)»
  • «КЕРӘШЕН КЫЗЫ (Крещённая девушка)»
  • «АК БИШЕК (Белая люлька)» Казань, «Алма-Лит», 2004
  • «МУЛЛАГАЛИ НИ КҮРГӘН? (Что видел Муллагали?)»
  • «ӘТКӘЙ СӘГАТЕ (Часы отца)» рассказы, Казань, Таткнигоиздат, 1994
  • «ИКЕ ЯК ИҢСӘМДӘ (Помню две стороны)», рассказы, Казань, «Иман», 2000
  • «ШАНХАЙ БҮРЕГЕ (Шапка Шанхая)»
  • «СОҢГЫ КУЯН (Последний заяц)»
  • «МИЧЧЕ ГАТА (Печник Гата)»
  • «ХӘЗИНӘ ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР (Искатели клада)» һ.б. 

Награды и звания

  • Почётная грамота Татарской АССР (1986)
  • Заслуженный работник культуры Татарской АССР (1989)
  • Республиканская премия имени Хусаина Ямашева (1991)

Источники

  • «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  • Р. Мөхәммәтшин «Тарих кайдан башлана» «Мәдәни җомга (Культурная пятница)», 28 февраля 1997
  • А. Гыйләҗев «Күңелгә якын әсәр» журнал «МИРАС (Наследие)», № 9 1997
  • М. Хәбибуллин «Бишек тирбәлергә тиеш» «Мәдәни җомга (Культурная пятница)», 3 сентября, 2004
  • «Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек» Казань, ТАТКНИГОИЗДАТ, 2009 

назад