Гөлзада Әхтәмова
Шагыйрә Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова 1941 елның 15 декабрендә Әгерҗе районы Исәнбай авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Авылында урта мәктәп тәмамлаганнан соң. Сарапул шәһәренә китеп, төзелештә эшче, аннары кибеттә сатучы һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1963-1969 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. Шул ук институтта библиограф вазыйфаларын башкара. 1975-1984 елларда Себер якларында яши – Эвенкиядә геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик хезмәтен дә, параллель рәвештә рус теле һәм әдәбиятыннан мәктәптә дәресләр дә алып бара. 1984 елда Г. Әхтәмова Алабугага кайта, сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан мәктәптә татар теле укыта һәм мәктәп китапханәсе мөдире вазыйфаларын башкара. Г. Әхтәмованың бер-бер артлы шигъри китаплары һәм тарихи чыганакларны өйрәнеп язылган “Борынгы Алабуга” һәм “Алабугам минем” исемле тарихи очерклары басылып чыга. 2004 елда исә Казанда аның сайланма лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре тупланган “Йөрәгемдә яшен” дигән күләмле җыентыгы дөнья күрә. Г. Әххтәмова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2012 елның ноябрендә шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзада Әхтәмовага “Татнефть” ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары нигезендә әдәбияттагы казанышлары өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия һәм “Лауреат” дигән күкрәк билгесе тапшырылды.
Г. Әхтәмованың китаплары:
1. Әхтәмова Г. Биме буйларында исәнбай: тарихи поэма//Мәйдан.-2023.-№7.-С.113-121
Г. Әхтәмованың тормышы һәм иҗаты турында:
Серле Алабуга
Әкрен генә Чулман суы ага,
Дулкыннары текә ярга кага.
Серләреңне сөйлә әле, зинһар,
И борынгы гүзәл Алабуга!
Синдә бит ул гасырларны кичкән
Ак мәчетле бик борынгы үрләр.
Искән җилләр ташларыңны сыйпый,
Ә ул ташлар саклый күпме серләр?!
Шагыйрьләрең сиңа табындылар,
Рәссамнарың азмы данга күмде,
Ә шулай да серле йөрәгеңне
Кемнәр генә икән ача белде?
Яшең инде мең яшьтән узса да,
Һаман картаймыйсың, яшь әле син.
Син елдан-ел бары матураеп,
Сокланырлык булып яшәрәсең.
Гүзәл дә соң яңа мәчетләрең,
Биек тә соң хәзер яңа өйләр,
Тик шулай да үткәннәргә кайтып,
Ишетәсе килә моңлы көйләр.
Алабуга, синең меңьяшәрлек
Серле аһәңнәрне халкым тыңлар.
Шул җырлардан җаннар тынычланыр,
Күңелләрдә якты өмет туар.
Гөлзада Әхтәмова