Насих  Әхмәдуллин

Насих Сөнгатьулы Әхмәдуллин 1948 елның 27 октябрендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында биш балалы гаиләдә туа. Яшьтәшләре кебек ул да сугыштан соңгы михнәтле авыр тормышны үз җилкәсендә татып үсә. Белемгә хирыслыгы, якты киләчәккә өмете көчле булган малай урта белем алганнан соң Казан дәүләт медицина институтына укырга китә һәм табиб һөнәрен үзләштереп, барлык гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлый. Насих Сөнгатович Менделеевск районында санэпидстанциядә баш табиб, Алабуга үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары хезмәтләрен башкара. Тик алабугалылар аны озак еллар Алабуга медицина училищесында директор һәм укытучы булып эшләве буенча хәтерли. Һәнәре буенча авыруларның тәнен дәваласа, шигьрияте белән кешеләрнең рухын савыктырырга омтылып яшәде Насих Сөнгатович. Насих абыйның туган авылына, иленә булган мәхәббәте шигырьләрендә кызыл җеп булып сузылган. Якыннарына, дусларына атап язган шигырьләрендә дә якын итү, ярату хисе күренеп тора. Насих Әхмәдуллин 2000-2013 елларда “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе булып эшләде, зур планнар корды, китап чыгару өчен янып йөрде, әммә йөрәге чыдамады. Кинәт кенә 2013 елның 25 декабрендә Әхмәдуллин Н.С. безнең арабыздан китте.


     Насих Әхмәдуллин китаплары:

  • Әхмәдуллин Н. Сөю һәм хыянәт: Шигырьләр. – Алабуга, 1995. – 30 б.
  • Чулман язлары. – Алабуга, 1997. – 170 б. – (Алабуга шәһәре Чулман әдәби берләшмәсенең I күмәк җыентыгы)

Насих Әхмәдуллин тормышы һәм иҗаты турында:

  • Әхтәмова Г. “Чулман” берләшмәсенә 60 ел // Майдан. – 2013. - № 4. – б. 96.
  • Хуҗин Ф. Чулмансудан алып иҗат рухын! // Алабуга Нуры. – 2013. – 19 апрель.
  • “Чулман”га – 60 яшь // Алабуга Нуры. – 2013. – 19 апрель.
  • Яраткандыр Алла аны бу дөньяга Изге эшләр, яхшылыклар кылсын диеп... // Алабуга Нуры. – 2013. – 25 декабрь.

Алабугам

Анам җире, кошлар иле Алабугам! 

Батыр ирләр, гүзәл кызлар синдә туган.

Онытылмас булып калды күңелемдә.

Сагынырмын инде сине, Алабугам!

Калды минем күңелемдә, Алабугам! 

Үзәннәрең, текә ярың һәм күлләрең.

Йөрәгемнән китмәс инде сиңдә туган

Кара кашлы, нәзек билле гүзәлләрең,

Алабугам, Алабугам – Кама буе.

Урманында, кырларында кошлар моңы.

Гомер үтәр, агар сулар, калыр бары

Синең өчен багышланган сагыш җыры.

Алабугам, синнән китсәм, күңел нишләр? 

Синдә калыр сөйгән ярым һәм дус-ишләр.

Онытылмас бергә булган айлы кичләр.

Синең өчен миндә булган кайнар хисләр.

                                   Насих Әхмәдуллин