Тәҗрия Җәләева

 Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева (Гомәрова) 1963 елның

13 августында, Актаныш районы Киров авылында эшче гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Урта белемне Киров урта мәктәбендә ала. Мәктәп елларыннан ук үзен иҗатта сынап карый, хикәяләр, шигырьләр иҗат итә. Аларны төрле газета-журналларга җибәрә, концерт-кичәләрдә үз шигырьләрен укый. Һәрбер авыл баласына хас аның да беренче иҗат җимешләре җиргә, иген-кырларга мәхәббәт белән сугарылган була.

Иген дулкынлана басуларда.

Ошаган ул диңгез ярына.

Җилгә яреп шаша-ярсына ул,

Җил булмаса – ята тын гына.

Шулай ук яшь-җилкечәкләргә хас хисләр – мәхәббәт тематикасы да аны уратып үтми. Кыз үзенә сердәш итеп урман-яланнарны ала. Күңелендәге хисләрен аланы белән бүлеше.

Мәхәбәт аланым,

Сагышлы яланым.

Синдә бит минем

Бар серләрем.

Сагышлы төннәрем,

Түккән күз яшьләрем,

Син генә беләсең аланым.

Беренче тәҗрибәләре “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга” газеталарында дөнья күрә. “Төшләремдә сиңа кайтам, әнкәй”, “Күңел эзли тәүге хисләрне”, “Күңелең нишләр?” кебек шигырьләр янына “Алтын туй чәчәге” кебек нәсер-хикәяләр өстәлә. Соңырак “Югалган язмышлар”, “Кем гаепле” һ.б. хикәяшигырьләр яза. 1989 елда Тәҗрия Җәләева Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетының көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә. Татар әдәбиятының көчле язучыларыннан берсе булган Мөхәммәд Мәһдиевтан дәресләр алу аның иҗатында эзсез үтми. Алабугага килеп яши башлагач та ул язү эшен ташламый. Әкрен генә иҗат итүен дәвам итә.


Тәҗрия Җәләева тормышы һәм иҗаты турында:

  • Тәҗрия Җәләева. “Төшләремдә, әнкәй, сиңа кайтам” // Мәйдан. – 2013.  № 4. – б. 101.
  • Хәбибуллина А. Һәр язучының үз кыйбласы // Алабуга Нуры. – 2013. – 14 август.
  • Чулман язлары. – Алабуга, 1997. – 170 б. – (Алабуга шәһәре Чулман әдәби берләшмәсенең I күмәк җыентыгы).

Төшләремдә, әнкәй, сиңа кайтам.

Сагынуым чиктән ашты мәллә, 

Авылымда йөрим төшемдә.

Кайда нинди үлән үскәне дә,

Кайда нинди җиләк пешкәне дә,

Барысы да минем исемдә.

Урамнарга керәм, урам яклап 

Җил капкага килеп кагылам.

Тәрәз каршындагы син утырткан,

Төшләреме кереп зар елаткан

Алмагачка барып сарылам.

Дөньялар бит тыныч түгел, диеп,

Бисмиллалап элә келәсен.  

Каян белсен соң ул газиз әнкәм,

Кайталмагач якты өннәремдә,

Төшләремдә аңа киләсем?

Төшләремдә сиңа кайтам, әнкәй, 

 Бикле ишегеңнән үтәлмим.

Керә алмый ишек төпләреннән,

Үбә алмый ап-ак чәчләреңнән,

Күрә алмый кире китәмен.

                        Тәҗрия Җәләева