Фирдәвес Хуҗин

1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган  Һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә көн күреп яши. Юрашта урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, ул Алабугада укып, шофёр һөнәрен үзләштерә. Туган авылына эшкә кайта. Читтән торып, Васильево автотранспорт техникумында укый. Кичләрен, зштән бушаган араларда, кулына каләм алгалый. Әдәби зшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Соңрак әдип хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла. Язучының иҗат офыгы киңәйгәннән-киңәя, яңа әсәрләре туа һәм ул инде район газетасы белән генә түгел, “Ватаным Татарстан”,

“Шәһри Казан” газеталары, “Аргамак” җурналы белән хезмәттәштәшлек итә башлый. “Алабуга нуры”, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит” газеталарының үз хәбәрчесе булып эшли. Берничә хикәясе “Чулман язлары” дигән җыентыкка кертелгән. “Әлмөхәммәт тарихы”, “Агыла болыт илләргә” дигән татарча, “Созидатели” дип аталган рус телендә язган китаплары киштәдә урын ала. 2007 елда “Ун хикәя”, “Язмышлардан узмыш юк”, дип аталган әсәрләр җыентыгы нәшер итәле. “Казан утлары” журналында бер-бер артлы “Күкләр шаһит” документаль әсәре басыла, аннан зур бер әсәр булып дөнья  күрә. Ә бүгенге көндә Фирдәвес Хуҗин – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шактый гына әсәрләр авторы. Әле генә Беек Ватан сугышының

70 еллыгына багышланган “Без белмәгән сугыш” документаль бәяны нәшер ителде. Язучының “Мәдәни Җомга”, “Алабуга нуры” һ.б. газеталарда басылган мәкалә, очерк, хикәяләренең һәммәсендә диярлек бүгенге көндә әһәмиятле проблемалар күтәрелә, кайсы гына әсәрен алма, анда нинди дә булса бер “рухи мәсьәләне” чишү максат итеп куела. Ә бу-зур әһәмияткә ия, чөнки замана балалары бүгенге көндә рухи яктан бик тә ярлы. Авторның әсәр һәм мәкаләләрендә ил, халык бәхете өчен көрәшүче якташларыбыз язмышы, аларның күрсәткән батырлыклары, әдәп-әхлак темасы кызыл җеп булып сузылган. Аның төп хыялы – Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрү. Язучы-публицист якташыбыз Фирдәвес Хуҗин мәкаләләре безгә киртәләрне җимереп үтәргә, авырлыкларны җиңәргә, туры юл алырга киңәш бирә, бу тормышта үз кыйблабызны табарга ярдәм итә, бездә күркәм сыйфатлар, батырлык һәм ихтыяр көче тәрбияли. 2012 елда публицистик-журналист, прозаик Фирдәвес Хуҗин Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды. 2015 елның 21 маенда Фирдәвес Хүҗинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Милләтемнең гаме, яшәвемнең яме” дип аталган бенефисы узды.


Фирдәвес Хуҗин китаплары һәм мәкаләләре:

  • Хуҗин Ф. Без белмәгән сугыш. – Казан: “Ихлас” нәшрияты, 2015. – 56 б.
  • Хуҗин Ф. Күкләр шаһит: Докум. Повесть. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2015.
  • Хуҗин Ф. Ун хикәя. – Алабуга: Алмедиа нәшрияты, 2007. – 128 б.
  • Хуҗин Ф. Әлмөхәммәт тарихы. – Алабуга: “Алабуга” матбугат йорты, 2001.
  • Хуҗин Ф. Язмышлардан узмыш юк. – Алабуга, 2007.
  • Чулман язлары. – Алабуга, 1997. – 170 б. – (Алабуга шәһәре Чулман әдәби берләшмәсенең I күмәк җыентыгы)
  • Хуҗин Ф. Мәркәзгә сәяхәт // Алабуга Нуры. – 2011. – 1 август.
  • Хуҗин Ф. Чулмансудан алып иҗат рухын!: “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәгә – 60 ел! // Алабуга Нуры. – 2013. – 19 апрель.
  • Хуҗин Ф. Юбилейга бәйле тантана // Алабуга Нуры. – 2013. – 26 апрель.
  • Хуҗин Ф. Шәһитләргә һәйкәл кирәк // Алабуга Нуры. – 2014. – 24 сентябрь.
  • Хуҗин Ф. Укучы белән язучы бер парта артында // Алабуга Нуры. – 2015. – 20 март.
  • Хуҗин Ф. Әсирлектә: Күкләр шаһит исемле докум. повестьтан өзек // Мәдәни җомга. – 2015. – 15 май. – 22 май.
  • Хуҗин Ф. Милләтнең яшәү символы // Мәдәни җомга. – 2015. – 25 сентябрь.
  •  Хуҗин, Фирдәвес Сугыш күләгәсендә:повесть /Ф.Хуҗин // Казан утлары.- 2018.- №5 .- 89 б.

     


Фирдәвес Хуҗин тормышы һәм иҗаты турында:

  • Гайнетдинова К. Милләт язмышын кайгыртып // Алабуга Нуры. – 2015. – 15 май.
  • Гайнетдинова К. Тормышның мәгънәсе – аның дәвамлы булуында //Алабуга Нуры. – 2015. – 4  декабрь.
  • Ибраһимова Г. Милләтемнең гаме – яшәвемнең яме // Алабуга Нуры. – 2015. – 16 октябрь.
  • Әхтәмова Г. Әсәрнең төп герое белән очрашу: бөек җиңүнең 70 еллыгына // Алабуга Нуры. – 2015. – 22 май. 
  • Чулман язлары.-Алабуга, 1997.-С.139-151