Тәслимә Кәримова

Тәслимә Шаһидулла кызы Кәримова 1947 елда Кукмара районының Янсыбы авылында туган. Кукмарада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының биология факультетында укып, укытучы белгечлеге ала. Хезмәт юлын көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында цех начальнигы булып башлап җибәрә. Соңыннан хезмәт юлын төрле район мәктәпләрендә биология укытучысы булып дәвам итә. Хәзерге вакытта  лаеклы ялда.  Гүзәл табигатьле кечкенә генә авылда үсүе һәм биолог белгечлеге алуы аны табигатьне аңларга, аның һәрбер күренешенә игътибарлы булырга өйрәткән. Шулай ук якын кешесен югалту, авырлыкларга карамастан, өч бала тәрбияләп үстерү дә аның тормышны тирән аңлавына сәбәп булгандыр.


      Тәслимә Кәримова китаплары:

  • Кәримова Т. Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь... – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2001. – 432 б.
  • Чулман язлары. – Алабуга, 1997. – 170 б. – (Алабуга шәһәре Чулман әдәби берләшмәсенең I күмәк җыентыгы)

Тәслимә Кәримова тормышы һәм иҗаты турында: 

  • Ибраһимова Г. Сезгә мәңге тугры калам // Алабуга Нуры. – 1999. – 15 август.

Алабуга миләшләре

Көзге яшел нарат урманының 

Өсләрендә йөзә күк томан.

Урман буендагы миләшләрнең

Тәлгәшләре салкын ут сыман.

Төбәгемә, ак каеннар катыш, 

Нарат урманнары ямь   бирә.

Яшеллеккә кызыл төс өстәгән

Миләшләрдән гүзәл бу тирә.

Тәме белән ямен күрсәтсен дип, 

Кояш нурын сибә миләшкә:

Чәчәк аткан чакта, өлгергәндә,

Чапчык җыелганда җимешкә.

Ботаклар да яшел яфрак аша 

Тәлгәшләрен җиргә игәннәр.

Яшь егетләр, кызлар җыелышып,

Кызыл миләш күреп килгәннәр.

Көзге буйда кызыл миләш яны, 

Мәхәббәтләр чәчәк аткан чак.

Шуңа һаман истән чыкмый яшьлек,

Сәхифәләр ачкан туган як.

                         Тәслимә Кәримова