Дибәҗә Каюмова
Актаныш районының Агыйдел буенда урнашкан тыйнак һәм хезмәтчел халкы булган Тат. Ямалы авылында 1934 елда туса да, гомеренең күбрәк өлеше шау-шулы, ыгы-зыгылы, Алабуга шәһәрдә үте. Утыз ел буе гаять культуралы, сокланырлык кешеләр белән кулга-кул тотынып мәдәният училищесында эшләде. Каләм алып, ак кәгазьгә үз фикеремне төшерергә омтылуы ныклап торып яза башлавы алтмышынчы елларга туры килә. Ул елларда язган кайбер әйберләре укучыларга таныш. Дибәҗә Каюмова аның шигырьләре дә прозасы кебек тормышчан, халыкчан, гади, аңлаешлы. Аны бигрәк тә халык язмышы, гаилә һәм тәрбия проблемалары борчыды.
Дибәҗә Каюмова китаплары:
Дибәҗә Каюмова тормышы һәм иҗаты турында:
Йөрәкләрнең бергә тибеше И туган тел!
Алабугам! Шигърият бишеге! Күпме еллар әсир булган, газиз телм.
Тибрәтергә теләп телемдә, Синдә җырлыйм, синдә сөйлим,мин шат бүген.
Мең ел үткән юлыңа сокланып, Гасыр кичтең, тере судай син терелттең.
Шигырь язам менә бүген дә. Җир йөзендә горур атлап син йөреттең.
Мизгел җилләр белән өн китерде, Синең аша ирешәм мин теләгеме.
Күңел кылын сызды, тибрәттә. Дәва бүген җәрәхәтле йөрәгеме.
Болытлар аралап, ю гарыдан Синдә хисем чәчәк ата, дөнья күрә.
Мең ел сине Кояш күзәтте. Йолдызлар да синең аша җырга керә.
Мең ел түгел, гомеремнең И туган тел! Илем һәм син – минем көчем.
Үткән икән синдә иллесе. Бер дә сулма, мәңге яшә халкым өчен.
Бер җан булып яшәгән дәверем, Дибәҗә Каюмова
Йөрәкләрнең бергә тибеше.
Алабугам! Синдә тормышым да,
Язмышым да яңа юл алды.
Мәхәббәттән янган яшь йөрәгем
Күбәләктәй синдә уянды.
Шаян җилләр уйный минем белән,
Ефәк чәчләремне тузгыта.
Һәрбер ташың таныш миңа синең, Каеннар елмаеп кул суза.
Урамыңа чыксам, дәртем арта,
Елмаям мин – бәйрәм кәефе.
Елаган чаклар да булды... булды...
Кайгы килсә, елау гаепме?!
Чулман ярларында хозурланам,
Җиләк җыям урманнарыңда,
Су коенам зәңгәр күлләреңдә,
Печән чабам тугайларыңда.
Алабугам!
Минем газиз җирем,
Чулман ярларында исә җиләң,
Тәнгә шифа, җанга кодрәт биргән,
Уйга куәт биргән изгә җирем.
Дибәҗә Каюмова