Рәис Кашапов 

Рәис Габделхак улы Кашапов 1929 елда Әлмәт районы Чупай авылында туа. Чупай башлангыч мәктәбеннәң соң күрше Мәмәт авылында 7 классны тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1947 елда ФЗО мәктәбенә китә, 1951 елга кадәр Кузбасста күмер чаба. Аннары туган төбәгенә кайтып, Әлмәт төзелешләрендә слесарь, механик булып эшли. 1959 елдан 1989 елга кадәр төрле төзелеш оешмаларында җитәкче вазифаларын башкара. 1972 елдан Алабугада эшли. Хәзер лаеклы ялда. Әлмәттә кичке мәктәптә урта белем ала. Ике еллык мастерлар һәм прораблар мәктәбендә укый, читтән торып Саратов монтажлау техникумын тәмамлый. Аннан соң Мәскәүнең Миннефтегазстрой институтында белемен камилләштерә. Әдәби иҗат белән яшьли шөгыльләнә башласа да, бу эшкә ул пенсиягә чыккач кына ныклап керешә. Аның шигырьләре һәм хикәяләре матбугатта, күмәк җыентыкларда басылып килә. 1997 елда “Авылым яме” һәм 2000 елда “Якташларым яктысы” дигән китаплары дөнья күрде. Рәис Кашапов иҗатында Алабуга шәһәре аерым урын алып тора. Үзенең шигырьләрендә торган шәһәре Алабуганың гүзәллеген, матурлыгын мактый, яшел урманнарына, хуш исле болыннарына сокланып мәдхия яза. Аның

”Яшәрә чал кала”, ”Алабугам-яшьлек калам”, ”Алабуга миләшләре”, ”Бөек Җиңү бәйрәме” шигырьләрендә шәһәребезнең уңган кешеләренә багышлап язган юллар бар:  
   

  Ул елларда девон катламында

     “Кара алтын”күле табылды.

     Землянухин бригадасы тишкән

     Буровойда факел кабынды.

Төбәк язучыбыз Рәис Кашапов һаман да тынгысыз тормыш белән яна. Шәһәребезнең әдәби-мәдәни хәрәкәтенең үзәгендә кайный. Ул "Аксакаллар" җәмгыяте әгьзасы, һәр җомга мәчеткә намаз укырга йөри. Минемчә, ата-бабаларыбыз юлы  киләчәккә маяк, бүгенге тормышта безгә туры юл күрсәтүче.
Рәис аганың язмалары кемнедер кызыксындырыр, кемнедер дулкынландырыр дип ышанасы килә. Мин үзем олылар сүзенә еш колак салам. "Олыласаң олыны
– олыларлар үзеңне" – дигән безнең татар халкы. Язмамның ахырында Рәис агага нык тазалык, озын гомер телим,аның кылган эшләре белән горурланам.          


Рәис Кашапов китаплары:

  • Кашапов Р. Авылым яме. – Алабуга: Алабуга нәшрият йорты, 1997. – 129 б.
  • Кашапов Р. Язмышлар кочагында: Әлмәт районы, Чупай авылы тарихы һәм аның күренекле кешеләре турында. – Алабуга, 2002. – 146 б.
  • Чулман язлары. – Алабуга, 1997. – 170 б. – (Алабуга шәһәре Чулман әдәби берләшмәсенең I күмәк җыентыгы)

 Рәис Кашапов тормышы һәм иҗаты турында:            

  •  Хәбибрахманова Ф. Могтәбәр аксакалыбыз // Алабуга Нуры. – 2009. – 30 март.